ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

Путин “КАМАЗ-Мастер” командасын “Дакар-2017” раллиенда җиңүләре белән котлады

25 гыйнвар 2017, 12:26 , Фото: kamazmaster.ru

Путин “КАМАЗ-Мастер” командасын “Дакар-2017” раллиенда җиңүләре белән котлады Россия Федерациясе Президенты спортчыларга “яңа казанышлар, спорт уңышы һәм иң изге теләкләр” теләде.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “КАМАЗ-Мастер” командасын “Дакар-2017” ралли-рейдының йөк машиналары зачетында җиңүләре белән тәбрик итте. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлауда: “Бу марафонда безнең автоузышчылар югары профессионализм, түземлек һәм бердәмлекне күрсәтте, бик катлаулы шартларда тәҗрибәле һәм танылган көндәшләрен узып китте, үзләренә беренчелекне кайтарды һәм лаеклы ике мактаулы пьедестал баскычында урын алды. Сезнең уңыш милли автоспортның лидерлык позицияләрен ныгытты, “КАМАЗ" йөк машиналарының сыйфатын һәм ышанылылыгын исбатлады” диелгән.

Дәүләт башлыгы спортчыларга “яңа казанышлар, спорт уңышы һәм иң изге теләкләр” теләде.

Исегезгә төшерәбез, “КАМАЗ-Мастер” командасыннан Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников экипажы “Дакар-2017” раллиенда беренче һәм икенче урыннарны яулады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10