ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Андрей Кузьмин: "Татарстан-24" – төбәк телеканалларын коткару чарасы булды

26 гыйнвар 2017, 12:15 , Фото: Султан Исхаков

Андрей Кузьмин: Казанда "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Төбәк телевидениесе яңалыклары" семинарында "Татарстан-24" телеканалы концепциясе тәкъдим ителде.

(Казан, 26 гыйнвар, Венера Вәлиева). ““Татарстан–24” телеканалында сюжетларның сыйфат стандартларын булдыру бурычы тора", – диде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Татарстан районнары телевизион редакцияләре өчен оештырылган семинарда. “Татмедиа”нең конференц-залында оештырылган “Төбәк телевидениесе яңалыклары” семинарында тележурналистларга “Татарстан-24” телеканалы концепциясе тәкъдим ителде.

“Бүгенге көндә “Татарстан–24” – төбәк телеканалларын коткару чарасы булды, дип әйтеп була. Апрель аеннан барлык тәбәк каналлары кабельнең 50-60 нче төймәләренә күчеп, тапшыруларны караучылар саны кимер иде. Закон нигезендә беренче 20 каналда төбәк хәбәрләре булырга тиеш түгел. “Татарстан–24” Казанда 22 нче төймәдә урнашкан, хәзер барлык районнарда да шул төймәдә булуы турында сөйләшүләр бара”, – диде Андрей Кузьмин.

“ЭФИР–24” һәм "KZN" телеканаллары берләштерелеп, сентябрь-октябрь айларында яңалыклар белән баетылып, хәзер "Татарстан-24"тә яңалыклар һәр сәгать саен чыга. Безнең алда “Татарстан–24” телеканалында сюжетларның сыйфат стандартларын булдыру бурычы тора. Шул сәбәпле мондый семинарлар 3 айга бер оештырылачак”, – дип хәбәр итте “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10