ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Чүпрәледә Мәгариф һәм һөнәри үсеш елына нәтиҗә ясалды

27 гыйнвар 2017, 13:32 , Фото: chuprale-online.ru

Чүпрәледә Мәгариф һәм һөнәри үсеш елына нәтиҗә ясалды Ел нәтиҗәләрен барлап, номинацияләр буенча иң-иңнәргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

(Чүпрәле, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, “Туган як”, Гөлия Фәизова). Татарстанның Чүпрәле районы Мәдәният йортында үткән тантаналы чара Мәгариф һәм һөнәри үсеш елына нәтиҗәләр чыгаруга багышланды. Чара үз һөнәрен яратучы педагогик хезмәт осталарын җыйды, дип хәбәр итә районның "Туган як" газетасы.

2016 ел мәгариф дөньясының белем бирү өлкәсендә генәт үгел, ә социаль-мөһим булган объектлар төзелешенә дә бай булды. Үткән елның истәлекле вакыйларының берсе - Түбән Чәке урманы аланлыгында “Акчарлак” балалар ял итү лагерының төзелеше һәм ачылышы. Моннан тыш район күләмендә өч белем бирү учреждениесен капиталь төзекләндерелде. Район башлыгы Александр Шадриков белдерүенчә, соңгы ике елда гына да район күләмендә мәгариф өлкәсенә 400 млн сумм акча тотылган.



Ел дәвамында мөгаллимнәрнең һөнәри осталыкларын, уку-укыту, балаларның сәләтләрен ачу юнәлешендә алдынгыларны бәяләү буенча күптөрле чаралар узды, иң әйбәтләр билгеләнде.

Ел нәтиҗәләрен барлап, район башлыгы мәгариф системасының шуның белән эшчәнлеге туктала дигән сүзтүгел, мәгариф тармагы һәрвакыт игътибар үзәгендә булган һәм булачак, диде. Киләчәктә математика, физика, химия, биология кебек төп фәннәрдән дә республика күләмендәге олимпиадаларда, башка чараларда уңышлар булачагына өметләрен баглады. Мөгаллимнәргә исәнлек, гаилә иминлеге, һөнәри үсеш теләде.

Мәгариф хезмәткәрләренә карата хөрмәт сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, район мәгарифбүлеге җитәкчесе Елена Милимова, ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, райондагы Әтиләр советы рәисе Илмир Измайлов та җиткерделәр. Ел нәтиҗәләрен барлап, номинацияләр буенча иң-иңнәргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

«Иң әйбәт укыту процессы оештырылган мәктәпкәчә белеем бирү учреждениесе»: Алешкин-Саплык балалар бакчасы (Елена Маркова), Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (Галина Кудрявцева), 2 номерлы Иске Чүпрәле “Әкият” балалар бакчасы (Зөлфия Миннибаева).

«Туган тел»: Марина Ермолаева (Матакурта мәктәбе), Флера Яруллина (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Гөлшат Хаярова (Зур Чынлы урта мәктәбе).

«Иң әйбәт эш оештырылган мәктәп яны участогы»: Людмила Угинова (Хорновар-Шигали), Шамиль Абдрахманов (Яңа Кәкерле мәктәбе), Анатолий Ефимов (Чуваш Чүпрәлесе).

«Иң әйбәт кабинет»: Ирина Никитина (Городище), Илсөяр Ибраһимова (Кече Чынлы), Гүзәлия Камалова (Иске Шәйморза).

«Минем яраткан укытучым»: Валерий Юманов (Зур Аксу), Гөлназ Мәхмүтова (Шланга), Надежда Григорьева (Алешкин-Саплык).

«Һөнәри үсеш буенча иң әйбәт эшчәнлек алып баручы белем бирү учреждениесе”: район технологияләр техникумы (Рамиль Әхметов), Иске Чүпрәле күп профильле лицей (Илсур Халитов), Уби урта мәктәбе (Венера Мошкова).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10