ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслимдә патологоанатомия бүлеге эшли башлаячак

4 февраль 2017, 08:00

Мөслимдә патологоанатомия бүлеге эшли башлаячак Районга Азнакай судмедэкспертлары хезмәт күрсәтә.

(Мөслим, 4 февраль, "Татар-информ", «Авыл утлары»). Мөслим район үзәк хастаханәсе территориясендә бу елның көзеннән патологоанатомия бүлеге эшли башлаячак, дип яза районның «Авыл утлары» газетасы.

 Биредә үлемгә китергән чирнең диагнозы ачыкланмаган яисә шик тудырган очракта мәетләрне ярачаклар. Ә инде кешене үлемгә китергән сәбәпләр билгеле булмаса яки аның дөньядан үз үлеме белән китмәү шиге булса, мәет суд-медицина экспертизасына җибәреләчәк. Бүгенгә кадәр мәетләрне ярырга Бөгелмә шәһәренә алып баралар. Мөслим районына Азнакай судмедэкспертлары хезмәт күрсәтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10