ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Илгиз Зәйниев Камал театрына «Миркәй белән Айсылу»ны кайтара

6 февраль 2017, 18:23 , Фото: Рамиль Гали

Илгиз Зәйниев Камал театрына «Миркәй белән Айсылу»ны кайтара Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу"ын театр режиссеры Илгиз Зәйниев куерга алынган.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры классик драматург Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклен сәхнәләштерәчәк. Аны театр режиссеры Илгиз Зәйниев куерга алынган. Спектакль киләсе сезон ачылышы премьерасы булыр дип уйланыла. Бу хакта Илгиз Зәйниев Әлмәт театрының Казан гастрольләре алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте. Илгиз Зәйниев үзенең өченче тапкыр Нәкый Исәнбәткә алынуын билгеләп үтте, Нәкый Исәнбәтне татарның Шекспиры дип атады.

Камал театрының матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов хәбәр итүенчә, төп рольләрдә Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина уйнаячак.

Мәгълүмат өчен, Айсылу – яңа гына театрда эшли башлаган Дания Нуруллинаны халыкка таныткан рольләрнең берсе. Нәкый ага Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу” пьесасындагы Айсылу роле – театрга килгәч башкарган беренче ролем”, – дип сөйли Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина. Ул куелышта Миркәй ролен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Таҗетдинов башкарган.

Шунысы кызык, төп рольләрен уйнаган артистлар икесе дә кызларына Айсылу дип исем кушкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр