ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яшел Үзән районы башлыгы призына бәйге җиңүчеләре бүләкләнде

9 февраль 2017, 03:00

Яшел Үзән районы башлыгы призына бәйге җиңүчеләре бүләкләнде Җиңүчеләргә мультиварка бүләк ителде.

(Яшел Үзән, 9 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). 2015 ел ахырында Яшел Үзән районы башлыгы призына «Безнең йортта – Яңа ел» дигән исем астында бәйге уздырыла башлаган иде. Быел өченче финалистларыбызны бүләкләдек, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.

Йортларын, капка төпләрен бизәп кенә калмыйча, «Яшел Үзән» газетасы район башлыгы призына оештырган бәйгедә дә катнашып, үзләрен сынап каручыларга бары тик афәрин диясе генә кала. Бәйге игълан ителүгә, редакциябезнең электрон адресына бихисап фотолар килә башлады. Иң-иңнәре сайтыбызда урын алды. Җиңүчеләрне исә районның баш архитекторы Юрий Герасимов билгеләде. Шулай ук «Яшел Үзән» сайтында тавыш бирү юлы белән беренчелекне Бакырчыдан Борһановлар гаиләсе алды.

Күгәйдә гомер итүче тырыш, башкаларга да үрнәк булып торучы Гыйләҗевлар гаиләсе хакында газетабызда да язып чыккан идек. Алар бер генә бәйгене дә читтә калдырмый. Быел да Кыш бабайны тагын да зуррак итеп ясаганнар, аларга карап, күршеләр дә ияргән.

Бакырчыда яшәүче Борһановлар, гомумән, бәйгеләрдә катнашу буенча остарып китте. Җәен тирә-юньнәре шау чәчәккә күмелсә, кышын кардан төрле фигуралар, җемелдәп янучы утлар күзне иркәли.

Олы ачасырлылар быел аеруча актив. Урамда чыршы бизәү традициясе Абзаллиннар гаиләсенә дәү әтиләре Әнвәрдән күчкән. Урман гүзәлен генә бизәп калмыйча, кардан ел символы Әтәч тә ясап куйганнар.

Шушы бәйгедә беренче генә тапкыр үзләрен сынап караучы Гадиевлар гаиләсе тудырган кышкы гүзәллек аеруча мактауга лаек. Алар исә сабыйларын сөендерер өчен Әтәчне боздан ясаган.

Шәһәрдә шәхси секторда яшәүчеләр арасыннан Кәримовлар гаиләсе иң яхшысы дип табылды.

Бәйгедә җиңү яулаган дүрт гаилә дә бу атнада дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Александр Тыгин, «Яшел Үзән» газетасы баш мөхәррире Илсөя Завилейская кулыннан кыйммәтле бүләк һәм дипломга лаек булды, диелә район хәбәрендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10