ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

2016 елда республика буенча тулай төбәк продукт күләме 2,5 процентка арткан

9 февраль 2017, 11:05

2016 елда республика буенча тулай төбәк продукт күләме 2,5 процентка арткан Республика сәнәгать предприятиеләренең финанс нәтиҗәләре 259,8 млрд сумнан гыйбарәт.
(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстанда сәнәгый җитештерү күләме 1 трлн  966 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүчәнлеге индексы 103,6 процент булган. Бу хакта бүген Татарстанның Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының 2016 елгы эш йомгакларына багышланган коллегия утырышында билгеле булды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
 
Ул кереш сүзендә узган елның нәтиҗәләре позитив булуын билгеләп үтте. Республика буенча тулай төбәк продукт күләме 1 трлн 944 млрд сум тәшкил итә, үсеш 2,5 процентка тәңгәл. Төп капиталга инвестицияләр күләме 658, 5 млрд сум. "Сәүдә буенча берникадәр кимү күзәтелә - 801,6 млрд сумнан гыйбарәт", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың икенче ел рәттән уңайлы инвестицион мохит булдыру буенча ил күләмендә беренче урында торуын әйтте. Президент бизнес эше өчен алга таба да уңайлы шартлар тудырылачагын билгеләп үтте. 
 
Былтыр 35,5 млн тонна нефть чыгарылган, 43 012 йөк һәм 23 233 җиңел машина, 12 831,3 мең шина, 675,8 мең т синтетик каучук, 22,2 млрд кВт электр энергиясе, 53,6 млн Гкал җылылык энергиясе җитештерелгән. 
 
2016 елның 11 ае эчендә республика сәнәгать предприятиеләренең финанс нәтиҗәләре 259,8 млрд сумнан гыйбарәт,  бу 2015 ел белән чагыштырганда, 17 процентка артык. 
Сәнәгать предприятиеләренең 78,4 проценты 270,8 млрд сум күләмендә керем алган. Оешмаларның 21,6 проценты 11 млрд сум күләмендә чыгымга дучар булган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10