ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән автоинспекторлары бүләкләнде

9 февраль 2017, 21:10

Чирмешән автоинспекторлары бүләкләнде Ел нәтиҗәләре буенча, районның ЮХИДИ бүлекчәсе үз категориясендәге 21 район арасында өченче урынны били.

(Чирмешән, 9 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Республиканың ЮХИДИ хезмәткәрләре коллегиясендә Чирмешән инспекторларны өченче дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләделәр, дип яза район газетасы.

Ел нәтиҗәләре буенча, районның ЮХИДИ бүлекчәсе үз категориясендәге 21 район арасында өченче урынны били. Эшне бәяләгәндә, юл-транспорт фаҗигаләренең ешлыгына, аларда кешеләр үлү, яралану статистикасына, җинаятьләрне, исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау ише гамәлләргә игътибар иткәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10