ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

Транспорт министрлыгы метро пассажирларын иминиятләштерү турында канун әзерли

12 февраль 2017, 11:07

Иң күп зыян күрү очраклары рельсларга егылып төшү белән бәйле.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Россия Транспорт министрлыгы метрополитен пассажирларының гомерен һәм сәламәтлеген, аларның милеген иминиятләштерү турында канун проекты әзерли, дип белдерә Норматив хокукый актлар проектларын ачу порталы. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Метрополитенны иң куркынычсыз урын дип атап булмый. Шул ук вакытта пассажирлар әлегә биредәге хәвеф-хәтәлрләрдән якланмаган. Мәскәү метрополитетында гына да ел саен 100ләп кеше һәлак була.

Иң күп зыян күрү очраклары рельсларга егылып төшү белән бәйле. Мондый күңелсезлекләр транспортны көткән халык этешкәндә яисә кешенең хәле кинәт начараю сәбәпле килеп чыгарга мөмкин, диелә хәбәрдә.  

Новосибирск һәм Санкт-Петербург метрополитеннарында бу уңайдан гермоишекләр кулланыла. Алар вагон ишекләре белән бер вакытта ачыла. Шулай итеп, пассажирларны рельсларга егылып төшүдән саклый. Хәзер Мәскәүнең яңа станцияләрендә дә мондый ишекләрне кую планлаштырыла.

Пассажирлар өчен эскалатор да зур куркыныч тудыра. 2016 елда Сант-Петербургта эскалатор Германиядән килгән кызның аягын “чәйнәгән”. Шул ук елны көз көне эскалатор кинәт туктап, бер хатын-кызның аягын җәрәхәтләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр