ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Спорт

Әгерҗедә Чаңгы юллары ярышларында бер меңнән артык кеше узышты

17 февраль 2017, 23:00

Әгерҗедә Чаңгы юллары ярышларында бер меңнән артык кеше узышты Район күләмендә барлыгы 800 укучы чаңгы юлларына чыкты.

(Әгерҗе, 17 февраль, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”, Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗедә чаңгы ярышы иртәнге сәгатьләрдә үк башланды. Төшкә кадәр стадионда 1-6 сыйныфтан 300 укучы узышты. Район күләмендә барлыгы 800 укучы чаңгы юлларына чыкты. Ә төштән соң җитәкчеләр, оешма-учреждение хезмәткәрләре, ветераннар “Орешник“ ял паркына җыелдылар. Гомумән, “Чаңгы юллары“ акциясенә бер меңнән артык кеше кушылды, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

- Без бу паркка беренче кар төшү белән килә башлаган идек. Кыш буе һәр ялда, һава торышы нинди булуга карамастан, чаңгыда җилдерәбез. Әле бит “Орешник“ белән өй арабыз да якын түгел, өч километр тирәсе. Җәяү киләбез, 7-8 чакрым йөрибез, аннан тагын җәяүләп кайтабыз. Әмма армыйбыз. Киресенчә, кәеф күтәрелә, эшкә дәрт арта гына, – диләр Рәсимә Камалетдинова һәм Әлфия Яппарова.

Хатын-кызлар – ике, ир-егетләр биш чакрымга узыштылар. 1нче гимназиянең физкультура укытучысы Владимир Якимов старттан кузгалып китүгә егылса да, көндәшләреннән артка калса да, ярты чакрымнан аларны куып җитеп, иң беренче булып финишка килде.

– Быел трасса яхшы, һава торышы шәп. Ничек сынатасың шулай булгач! Алга чыгыйм дип ялгыш егылдым, әмма барыбер алга чыктым. Икенче сулыш ачылгандай булды, – диде ул финишка килгәч.

Бу көнне җиңүчеләргә “Чаңгы юллары–2017“ дигән башлыклар бирделәр. Спорт сөючеләрне район Мәдәният сарае артистлары сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов аларга иң матур теләкләрен җиткерде, диелә район хәбәрендә.

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10