ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Зәйнең балалар вокаль-хореография ансамбле Гран-прига ия булды

18 февраль 2017, 08:00

Зәйнең балалар вокаль-хореография ансамбле Гран-прига ия булды Анда "Азаль" ансамбле “Дубыр-дубая”, “Ветер перемен”, керәшен халык җырын башкарып, иң югары бәя алды.

(Зәй, 18 февраль, «Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Татнефть” компаниясенең “Рухият” фонды “Сандугач сайрар илем” балалар иҗат фестивален быел да югары дәрәҗәдә уздырды, анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән 450 гә якын талантлы бала арасында зәйлеләргә тиңнәр булмады, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.

Зәйнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль” балалар вокаль-хореография ансамбле Әлмәттә "Татнефть” компаниясенең “Рухият” фонды оештырган “Сандугач сайрар илем” иҗат фестивалендә Гран-прига ия булды. Анда "Азаль" ансамбле “Дубыр-дубая”, “Ветер перемен”, керәшен халык җырын башкарып, иң югары бәя алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10