ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда урамга йөрергә чыгып киткән җиреннән ике бала юкка чыккан

18 февраль 2017, 10:35 , Фото: bashinform.ru

Башкортстанда урамга йөрергә чыгып киткән җиреннән ике бала юкка чыккан Яшүсмерләрнең берсенә 13, икенчесенә 14 яшь.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Полиция хезмәткәрләре 15 февраль көнне Благовещенскта юкка чыккан яшүсмерләрне эзли. 14 яшьлек Евгений Фазылов һәм 13 яшьлек Диана Әюпова урамга йөрергә дип чыгып киткән һәм хәзергә кадәр аларның кайда булуы билгеле түгел. Яшүсмерләрнең берсенең инде өйдән качканы булган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Евгений Фазыловның чәчләре кыска кара, кашлары шулай ук кара, йөзе бераз озынча. Юкка чыккан көнне ул кызгылт көрән ялгаулары булган куе зәңгәр курка, кара бәйләнгән чуклы башлык, зәңгәр джинс, зәңгәр кроссовкалар кигән булган.

Диана Әюпованың иңнәреннән түбәнрәк чәчләре аксыл төстә, кашлары шулай ук аксыл, күзләре зәңгәр. Юкка чыккан көнне ул ачык зәңгәр төстәге куртка, кара башлык, зәңгәр джинс кигән булган. Үзе белән рюкзак алган.

Балаларның кайда булулары турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне Россия Эчке эшләр министрлыгының Благовещенск районы бүлегенә түбәндәге номер буенча хәбәр итәргә чакыралар: 8(34766) 2-25-04, 8965 6669949.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10