ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу турында кисәтә

18 февраль 2017, 16:14

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу турында кисәтә Атна дәвамында гадәти булмаган җылы һава торышы сакланачак.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Синоптиклар катнаш явым-төшемле циклон тибындагы аномаль җылы һава торышы киләсе атнада да сакланып калачак дип фаразлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 – 22 февраль көннәрендә республика территориясендәге һава торышына атлантик циклоннар сериясе йогынты ясаячак. Вакыты белән кар, юеш кар яувы ихтимал. Күз күремен начарайтачак бураннар чыгуы, бозлавык, 15 – 18 м/с белән искән көчле җил чыгуы мөмкин. Һава температурасы 18 февраль көнне төнлә -10 -15, көнчыгыш районнарда -21 кә кадәр, көндез -1 дән -6 га, көнчыгышта -10 кадәр суык булачак. Алга таба төнге сәгатьләрдә -1-7, көндез температура -4+2 кадәр күтәреләчәк. Юлларда кар көртләре, бозлавыклар булырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

- мондый һава торышы шартларында шәхси транспортта ерак юлларга чыгып китүдән, ачык һавада актив ялдан баш тартырга;

- көчле җил аркасында аварга мөмкин реклама такталары, агачлар янында басып тормаска.

Һава торышы начараю белән республика юлларында торгынлыклар килеп чыгарга мөмкин. Буран юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә куркыныч тудыра. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә, мондый шартларда узышудан баш тартырга киңәш ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10