ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Камил хәзрәт мөфтилеккә шактый авыр чорда килде”

19 февраль 2017, 10:35

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Камил хәзрәт мөфтилеккә шактый авыр чорда килде” Камил хәзрәт Татарстан мөфтие кәнәфиенә 4 ел элек 28 яшендә утырып, тарихта иң яшь мөфти булды.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтилеккә шактый авыр чорда килде. Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Татарстан-Яңа-гасыр” телеканалының “Адымнар” тапшыруы хәбәрчесенә шул хакта белдергән.

“Ул вакытта вазгыять какшап алган иде. Россиядә дә, Татарстанда да мөселман өммәте төрле: анда хәнәфиләр дә, ваххабилар да, үзенең урынын тапмаганнар да бар. Аларның күбесе белән ул уртак тел таба, чөнки белеме дә яхшы, мин моны аның зур плюсы дип саныйм”, - дип белдерде Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин турында .

Искәртеп үтик, Камил хәзрәт Татарстан мөфтие кәнәфиенә 4 ел элек 28 яшендә утырып, тарихта иң яшь мөфти булды. Аның мөфти вазифасына иң катлаулы чорда керешкәнен билгеләп үтик. 2012 елда Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәезгә һөҗүм булып, машинасы шартлатыла, мәшһүр дин әһеле Вәлиулла Якупов атып үтерелә. Мөселманнар арасында ыгы-зыгы булып ала.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов та Камил Сәмигуллин турында үз фикерләре белән уртаклаша. “Татарстанда соңгы елларда мәчетләр күп ачылды, китаплар күпләп бастырылды. Миңа Камил хәзрәтнең китапка омтылышы ошый. Соңгы елларда китапны уку, китапны, белемне таратуы ошый”, - дип белдерде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10