ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Быел Татарстан китап нәшрияты дәүләт хисабына 117 төр китап чыгарачак

20 февраль 2017, 08:21 , Фото: Султан Исхаков

Быел Татарстан китап нәшрияты дәүләт хисабына 117 төр китап чыгарачак Китаплар сатуга үзкыйммәтеннән арзанрак бәядә чыгарылачак.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Быел Татарстан китап нәшрияты дәүләт субсидиясе белән 117 китап бастырып чыгарачак. Аның яңа гына унберенчесе – Һади Такташ шигырьләре басылып чыккан. Бу хакта нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин үзе хәбәр итте.

“Дәүләт хисабына чыгарылган китапларның 75 проценты республикадагы китапханәләргә таратыла, 10 проценты Бөтендөнья татар конгрессы аша чит төбәкләрдәге татарларга бирелә. Барлык тиражның 15 процентын сатуга чыгарабыз”, – дип аңлатып үтте Илдар Сәгъдәтшин.

Шунысы да игътибарга лаек: китаплар сатуга үзкыйммәтеннән арзанрак бәядә чыгарылачак. Әйтик, бастырып чыгару 100 сум булса, аны 80 сумга сатарга мөмкин. Чөнки дәүләт субсидиясе белән чыгарылгач, бу очракта табыш алу максаты куелмый, нәшриятның төп максаты – китапны халыкка җиткерү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10