ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда “бизнес-ангеллар” ассоциациясен булдыру ниятләнә
Хәйдәр Хәлиуллин өй арестыннан азат ителгән
“Мулла” фильмы Әсфәндиярны үтермәде
Кариев театрының яңа бинасы ачыла
Айнур Айделдинов традицион икътисад белән генә конкуренцияне җиңеп булмавын белдерде

Спорт

Россия биатлончылары дөнья чемпионатында 51 мең евро акча эшләгән

20 февраль 2017, 12:12

Россия биатлончылары дөнья чемпионатында 51 мең евро акча эшләгән Иң күп акча Германия биатлончысы Лаура Дальмайерның кесәсендә урын алды.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). 9-19 февральдә Австриянең Хохфильцен җирлегендә биатлон буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия спортчыларының гомумән алганда приз суммасы 51 мең евро тәшкил иткән. Бу 3 миллион сум чамасы дигән сүз. Бу хакта ТАСС агентлыгы җиткерә.

Матди хәлен иң иң нык яхшыртучы – Германия биатлончысы Лаура Дальмайер. Ул чемпионатта 65 мең евро акча эшләгән. Безнең акчага күчерсәк, бу 4 миллион сумга якын акча булып чыга. Ә ир-атлар арасында иң күп акчаны Франция биатлончысы Мартен Фуркад эшләгән (45 мең евро).

Исегезгә төшерәбез, дөнья чемпионатында барлыгы 11 комплект медаль уйнатылды. Призга лаек булу өчен шәхси узышларда 15 нче урыннан түбән тәгәрәмәскә кирәк булган. Ә эстафетада акчалата бүләк беренче 6 командага гына каралган. Моннан тыш Дөнья кубогы лидерлары һәр старт саен өстәмә бонусларга да лаек булган.

Россия командасында иң күп акчаны Антон Шипулин (19,75 мең евро) эшләгән. Аннан кала – Ирина Старых (8,25 мең), Алексей Волков (5,5 мең), Антон Бабиков (5 мең), Максим Цветков (5 мең), Александр Логинов (2,75 мең), Ольга Подчуфарова (2,75 мең), Евгений Гараничев (1,5 мең), Ирина Услугина (0,5 мең евро) бара.

Чемпионатта Россия биатлончылары ике медаль – ир-атлар эстафетасында алтын, катнаш эстафетада бронза медаль яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10