ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан Республикасы мөфтие патриарх Кирилл белән экстремизм мәсьәләләрен тикшерәчәк

21 февраль 2017, 15:42

Татарстан Республикасы мөфтие патриарх Кирилл белән экстремизм мәсьәләләрен тикшерәчәк Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров белән Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Россиянең Динара советы президиумы утырышында катнашачак. Аның рәисе Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл булачак.

Утырышта дин лозунгы белән таралган эсктремизмны һәм башка көн үзәгенә куелган мәсьәләләрне тикшерү каралган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10