ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның яшь рәссамнарын Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыралар

24 февраль 2017, 11:24

Татарстанның яшь рәссамнарын Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыралар Җиңүчеләрне дипломнар, акчалата премияләр һәм бүләкләр көтә. Моннан тыш, алар Мәскәү академик сәнгать лицеена укырга керә ала.  

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Россия Сәнгать академиясе карамагындагы Мәскәү академик сәнгать лицее яшь рәссамнарны иҗади бәйгедә катнашырга чакыра. Конкурс Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәйгедә сынлы сәнгать белән мөстәкыйль шөгыльләнгән яки сәнгать мәктәпләре, лицейлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыган 9дан 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Аларның эшләре сынлы сәнгать (графика), скульптура, архитектура һәм дизайн номинацияләре буенча бәяләнәчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 26 февральгә кадәр youngartist@art-lyceum.ru электрон адресына юлларга кирәк. Җиңүчеләрне дипломнар, акчалата премияләр һәм бүләкләр көтә. Моннан тыш, алар Мәскәү академик сәнгать лицеена укырга керә ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10