ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

2016 елда Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бәхетсезлек очраклары булмаган

25 февраль 2017, 17:43

2016 елда Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бәхетсезлек очраклары булмаган Соңгы елларда күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, производство травмалары кимү буенча уңай динамика күзәтелә.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткән ел Татарстан агросәнәгать комплексларында үлемгә китергән бер генә бәхетсезлек очрагының да теркәлмәвен хәбәр иткән. Аның бүгенге чыгышы нигездә, авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашкан.

Чыгыш ясаучы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри авырулар дәрәҗәсен киметү һәм хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тәэмин итү – ул җитәкләгән идарә тармагы эшенең приритетларына керә, дип белдергән. Соңгы елларда күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, производство травмалары кимү буенча уңай динамика күзәтелә. 2015 елда агросәнәгать комплексларында үлем белән тәмамланган 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булса, 2016 елда берәү дә булмаган.

Эштә аерата куркынычка, элеккечә, механизаторлар һәм терлекчеләр дучар ителгән, дип белдергән Марат Әхмәтов. Бәхетсезлек очраклары килеп чыгуның төп сәбәбе дип ул җитештерү технологияләре һәм хезмәт дисциплинасы таләпләрен үтәмәүне атаган.

Үткән елның икенче яртысында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча гамәлгә кергән яңа унификацияләнгән кагыйдәләр нигезендә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә укыту-методик кулланмалар җиткерелгән.

Җитди мәсьәлә булып, агросәнәгать комплекс хезмәткәрләре арасында һөнәри авырулар мәсьәләсе кала: 2016 елда шундый 27 очрак теркәлгән. Әхмәтов әйтүенчә, бу медицина күзәтүләрен даими рәвештә үткәреп тормау белән бәйле.

Үткән ел Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтне саклау чараларына чыгымнарын 20 процентка арттырган - 384 млн. сум яисә бер хезмәткәргә 6 мең сумнан артык акча.

Рөстәм Миңнеханов докладта санап үтелгән мәсьәләләрнең әһәмиятле булуын искәрткән. “Производство травмаларын кисәтү һәм хезмәт шартларын куркынычсыз итү буенча чаралар бик мөһим. Бу өлкәдә шактый күп эш эшләнгән. Ләкин бу теманы алга таба да контрольдә тотарга кирәк”, - дигән Татарстан Республикасы Президенты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10