ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша
Игезәк малайларга ярдәм буларак, Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концерты узды
"Алай түгел, болай ул" комедиясендә 6 артист 26 образ башкара
Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк
Бүген Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

Фән һәм мәгариф

Азнакай районында “Китап бәйрәме” күчмә семинары узды

1 март 2017, 23:00

Азнакай районында “Китап бәйрәме” күчмә семинары узды Чарада язучы Газинур Морат чыгыш ясады.

(Азнакай, 1 март, "Татар-информ", “Маяк", Нәсимә Фазлыева). 28 февральдә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Азнакай районы гимназиясе бинасында “Китап бәйрәме” күчмә семинарын уздырдылар, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына мәхәббәт һәм игътибарны арттыру максатыннан, җөмһүриятебез шәһәр-авылларында узучы мондый әдәби чара әнә шулай Азнакай районына да килеп җитте. Китап бәйрәменә күпчелек татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган иде. Татарстан китап нәшриятының бүлек җитәкчесе Чулпан Ялалова бер гасырлык тарихы булган нәшриятның эшчәнлеге, андагы яңалыклар белән таныштырды. Иң үзенчәлекле яңалыкларның берсе: “Татар әдәбияты үзәге” сайты барлыкка килү. “Биредә дәресләрне җанландыру максатында яңа технологияләр, методик әдәбияттан бушлай файдалана аласыз”, – диде ул укытучыларга мөрәҗәгать итеп. Замана шартларыннан артта калып булмый, биредә шулай ук әдәби әсәрләрне дә өйдән чыкмый гына рәхәтләнеп укырга мөмкин булачак. Шулай ук интернет- кибет аша теләгән китабыңны сатып алырга да мөмкин.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәр фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллинаның чыгышы аеруча кызыклы булды. Чөнки ул үз чыгышында нәкъ менә укытучыларга дәреслекләр белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде. Элеккеге дәреслекләр бүгенге заман шартларына туры килеп бетми, шуңа да хәзер яңа дәреслекләр нәшер ителә башлаган. “Хәзер концепция буенча татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнәбез, – ди Диләрия ханым.

Беребезгә дә сер түгел, кече яшьтәге балаларыбыз телне фән буларак өйрәнерлек дәрәҗәдә түгел. Балаларга баштан сөйләшергә, телнең үзен ныклап өйрәнергә кирәк. Ә әдәбият, фән буларак, өлкән сыйныфларда укытырга мөмкин булачак. Дәреслекләр әнә шул концепциягә яраклаштырып төзелә дә инде. Методик дәреслек, әдәбият – ул автор хезмәте генә түгел, ә бәлки әнә шундый үзенчәлек, закончалыклар кысаларында нәшрият аша җиде кат иләктән үткәрелгән уртак хезмәт җимеше.

– Әгәр дә мин Кукмарада тумаган булсам, Азнакайда туган булыр идем, – чөнки татарның чын әдәби теле Азнакайда ул. Мәшһүр язучы-шагыйрьләребез Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев һәм башкаларның иҗаты аша гына да сезнең якларга гашыйк булырга була, – дип сүзен башлады язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстан китап нәшриятының бүлек җитәкчесе Газинур Морат. – Хәзерге чор балалары тәпи китмәс борын интернет, телефонга багынып утыра. Ләкин мин моны вакытлы күренеш кенә дип уйлыйм. Басма китапның кыйммәте, тәрбия көче беркайчан да кимемәячәк. Чөнки әдәбиятка игътибар бирелмәсә, халыкның, милләтнең киләчәге дә юк дигән сүз. Япониядә юкка гына һәр балага шигырь язарга, образлы фикер йөртергә өйрәтмиләр. Әнә шулай алар үз милләтләренең киләчәген тәэмин итәләр.

Шагыйрь телебез, милләтебезне, дәүләтебезне саклап калу, балаларыбызны дөрес итеп тәрбияләү мәсьәләсендә гыйбрәтле мисаллар китереп озак сөйләде. Авторның үзе башкаруында шигырьләрен дә кичәдәгеләр кызыксынып тыңладылар.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң да кичәдәгеләр таралышырга ашыкмады, мөмкинлектән файдаланып, төрле методик ярдәмлекләр, китаплар сатып алдылар, диелә район хәбәрендә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10