ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Россия Мөфтиләр шурасы: “Тукта-хәрәм" кебек чыгышлар динара ызгышка китерергә мөмкин

3 март 2017, 08:41

Россия Мөфтиләр шурасы: “Тукта-хәрәм Акция авторы - блоггер Ислам Исмәилов шәһәр халкына җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр эчү һәм тарту әхлаксызлык булуын ирештерергә тели.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Россия Мөфтиләр шурасы “Тукта-хәрәм” чыгышын гаепли. Ул аны динара ызгышка китерә ала дип саный. Бу хакта ТАССка килеп ирешкән иҗтимагый оешманың пресс-релизында хәбәр ителә.

Акция авторы - блогер, “СтопХам” хәрәкәте активисты Ислам Исмәилов шәһәр халкына җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр эчү һәм тарту әхлаксызлык булуын иршетерергә тели. Интернетка чыгарылган видеода ул Мәскәүдә, Комсомол мәйданында кибетләр янында эчеп басып торган мигрантларга кисәтү ясый. Икенче без эпизодта тартып басып торган славян кыяфәтле хатын-кызга шелтә белдерә.

"Тукта-хәрәм" кебек проектлар, аларның хәзерге шушындый бирелешендә күпмилләтле һәм күпдинле Россия җәмгыятендә милләтара һәм динара ызгышларның градусын күтәрә ала”, - дип белдерелә Мөфтиләр шурасы хәбәрендә.

Оешма фикеренчә, дин конституция белән дәүләттән аерылган Россия җәмгыятендә “бары тик дини риторикага һәм динара нигезгә ия эчтәлекле теләсә кайсы акцияләр һәм проектлар булмаска тиеш”. Шулай ук күпдинле дәүләттә алар бер генә диннең мәнфәгатьләрен яктырта алмый.

Аннан алда Исмәилов ТАСС корреспонденты белән әңгәмәсендә үз гамәлләрен “иҗтимагый әхлак нормаларын бозуга каршы көрәш” дип атаган булган. “Әгәр кеше җәмәгать урыннарында законга каршы килеп, кешеләр, балалар янында эчеп, тартып басып тора икән, мин аны бу эшне эшләмәскә өндим. Аек хәлдә булмау көч куллануга һәм сугышка китерә”, - дип белдергән агентлыкның әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта ул үз хәрәкәтенең дини риторикага ия булмавын һәм исламның радикаль кануннарын пропагандаламавын искәрткән. Исмәилов сүзләренчә, “Тукта-хәрәм” хәрәкәтендә ул әлегә бердәнбер катнашучы һәм алга таба моңа яңа кешеләрне җәлеп итәргә ул планлаштырмый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10