ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде
“Рубин” Эльмир Нәбиуллинны 6 млн еврога “Спартак” клубына бирергә әзер
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

Җәмгыять

Путин 2018 елга табибларның хезмәт хакы артачагына ышаныч белдерде

8 март 2017, 17:49

Путин 2018 елга табибларның хезмәт хакы артачагына ышаныч белдерде Кече һәм урта персоналның хезмәт хакы күләме төбәк буенча уртача алганда 100 процент тәшкил итәргә тиеш.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәте 2018 елга табибларның хезмәт хакын төбәк буенча уртача алганда 200 процентка кадәр күтәрә алыр дигән ышаныч белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
 
«2018 елда табибларның хезмәт хакы күләме төбәк буенча уртача алганда  – 200, ә кече һәм урта персоналның 100 процент булырга тиеш. Без әлеге күрсәткечләргә ирешә алырбыз дип уйлыйм», – диде Путин Брянскида перинаталь үзәк хезмәткәрләре белән әңгәмә вакытында. Ул билгеләп үткәнчә, табиблар өчен әлеге күрсәткеч 180 процент тәшкил итә.
 
Владимир Путин балалар поликлиникалары мәсьәләсенә дә кагылды. Россиядә алар тулысынча яңартуга мохтаҗ, федераль бюджетка авырлык китермичә, әлеге мәсьәләне карарга кирәк, дип белдерде Россия Президенты.
 
«Сез хаклы, бездә балалар хастаханәләренең күбесе моннан 40-50 ел элек төзелгән, шунлыктан алар яңадан җиһазландыруга түгел, ә тулысынча яңартуга мохтаҗ», – диде ул. 
 
Шуның белән бергә ул монда төбәк хакимиятләренең җаваплы икәнлеген белдерде, әмма федераль үзәк тә әлеге мәсьәләдә Россия федерациясе субъектларына нинди ярдәм күрсәтеп булуын караячак, дип ассызыклады.  
 
Дәүләт башлыгы тагын бер тапкыр балалар хастаханәләре темасының «иң мөһим һәм өстенлекле юнәлешләрнең» берсе булуын билгеләп үтте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр