ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кукмара районының Вахит авылында егетләр концерт куйды

12 март 2017, 08:43

Кукмара районының Вахит авылында егетләр концерт куйды 3,5 сәгатьлек "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасын 300дән артык тамашачы карады.

(Кукмара, 12 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Вахит мәдәният йортында әлеге авылның иң талантлы, тырыш ир-егетләре катнашында күптән көтелгән "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасы узды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Егетләр солянкасы" – Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Тамашаларны карарга 300дән артык кеше килде.

Грандиоз шоу-тамашада нинди генә концерт номерлары юк иде! Моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар, мәзәкләр, "Вахитов исемендәге" хуҗалыкта төшерелгән күңелле видеоязма һәм башкалар. Катнашучылар саны да быел 30га житте. Алар арасында хуҗалык, мәдәният, сәүдә йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар, укытучылар бар иде. Тамашачы катнашучыларга көчле алкышларын бүләк итте. Бу бәйрәм концертында һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10