ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актаныш районында Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте

18 март 2017, 23:00

Актаныш районында Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте Чарада катнашкан һәркем Миңзифа Гаяз кызын зур ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән искә алды, сагынып сөйләде.

(Актаныш, 19 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы Татар Суыксу авыл җирлегендә РСФСРның атказанган табибәсе, Почет билгесе ордены кавалеры Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте, дип яза район басмасы.

Быел инде 6 тапкыр оештырылган әлеге чарада җирлек башлыгы Рәсүл Харисов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, Миңзифа Гаязовнаның балалары, оныклары, хезмәттәшләре, мәктәп укучылары мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Чарада катнашкан һәркем Миңзифа Гаяз кызын зур ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән искә алды, сагынып сөйләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10