ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районы юбиляры Нурлыхода Шәйдуллина 90 яшен билгеләп үтте

20 март 2017, 02:00

Тукай районы юбиляры Нурлыхода Шәйдуллина 90 яшен билгеләп үтте Туганнары, якыннары белән бергә аны әлеге олуг юбилее белән Тукай муниципаль районы аппарат Советы җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да котлады.

(Тукай районы, 20 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы юбиляры Нурлыхода Шәйдуллина 90 яшен билгеләп үтте, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

90 яшенә җиткәннәрне озын гомерлеләр дип әйтәләр. Яхшы сәламәтлек һәм нәселдән килгән үзенчәлек турында сөйләүче факт бу. Шушы озын гомер яшенә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранның толы, Теләнче Тамак авылында яшәүче Нурлыхода Шәйдулла кызы Шәйдуллина җитте.

 Туганнары, якыннары белән бергә аны әлеге олуг юбилее белән Тукай муниципаль районы аппарат Советы җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да котлады һәм Россия Президентының исемле котлау открыткасын тапшырды. Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Р. Нәҗметдинов, “Шәфкать“ социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры С. Шәехова, социаль хезмәткәр Р. Насыйбуллина, медицина хезмәткәре Р. Закирова да юбилярга ихластан матур теләкләр җиткерде. Нурлыхода әби барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтте, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10