ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты

20 март 2017, 11:24 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты Яклар алга таба экология, технология һәм атом күзәтчелеге хезмәттәшлеге турында сөйләште.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Россия Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова катнашты.

Алешинның сәфәр максаты: Ростехнадзорның Идел буе идарәсенә караган оешмаларның сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 2016 ел йомгаклары, шулай ук 2017 елга бурычларына багышланган Идел буе идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашу.

Яклар алга таба экология, технология һәм атом күзәтчелеге хезмәттәшлеге һәм Татарстан предприятие һәм оешмаларының сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгын тәэмин итү, эре проектларны тормышка ашыру һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләште. 

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Руководителем Федеральной службы по экологическому, технологическому и атомному надзору А.В. Алешиным. Фото Марсель Бадыкшин
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10