ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешәннән Альмир Жораев республика бәйгесендә - беренче

22 март 2017, 01:00

Чирмешәннән Альмир Жораев республика бәйгесендә - беренче Район мәдәният йорты хезмәткәре Альмир Жораев “Татарстанның иң яхшы бәйрәмнәр оештыручысы” беренче республика бәйгесендә Гран – прига лаек булган.

(Чирмешән, 22 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы мәдәният йорты хезмәткәре Альмир Жораев “Татарстанның иң яхшы бәйрәмнәр оештыручысы” беренче республика бәйгесендә Гран – прига лаек булган, дип яза раойн басмасы.

Әлеге конкурсның беренче этабында 65 кеше катнашкан. ”Крутушка” шифаханәсендә узган финалда биш кеше көч сынашкан. Мәдәният хезмәткәрләре биредә ял итүчеләр белән төрле чаралар оештырганнар, алар каршында концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар. Кыскасы, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәткәннәр. Якташыбыз Альмир жюри әгъзаларының югары бәясен алып, җиңү яулаган.

-Форсаттан файдаланып, әлеге бәйгедә катнашуда булышкан ярдәм күрсәткән район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Альмир.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10