ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сәйдә Мөхәммәтҗанова сәхнә осталыгына “Җомга көн” фольклор ансамблендә өйрәнгән
Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты
Казан мэры чемпионатка кадәр башкаланы чәчәкләргә күмәргә кушкан
19 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде

Җәмгыять

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында Халыкара урман көнен билгеләп үттеләр

27 март 2017, 08:00

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында Халыкара урман көнен билгеләп үттеләр Әлеге чара балаларны урман һәм аның байлыклары белән таныштыруны дәвам итеп, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү максаты белән оештырылды.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында Халыкара урман көнен билгеләп үттеләр, дип яза kaibicy.ru сайты.

Соңгы елларда балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар юнәлдерелә. Чөнки сулаган һавабыз, эчкән суларыбызга пычрану куркынычы яный, тиешле булмаган урыннарга чүп түгеп, табигатьне ямьсезләүчеләр дә бар әле.

Бу мәсьәлә һәркемне уйландырырга тиеш. Шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиешбез. Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Әлеге проблемалар мине үзем эшләгән “Миләшкәй” балалар бакчасында экологик тәрбия бирү эшчәнлеге алып баруга этәрде дә инде.

Һәр төркемдә балаларга ел фасыллары, аларның бер-берсеннән аерылып торуы, кабатланмавы, тере һәм тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләр турында ел дәвамында белем бирергә тырышабыз. Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең, уеннарның, бәйрәм үткәрү чараларының әһәмияте бик зур.

Кышкы салкын көннәрдә балалар белән “Канатлы дусларыбызга ярдәм ит!” акциясе белән халыкка мөрәҗәгать иттек. Әти-әниләр ярдәме белән ясалган җимлекләрне агач ботакларына элдек. Балалар кошлар турында кайгырттылар, өйләреннән ярма, көнбагыш алып килделәр.

Яз җитү белән эшебез тагын да күбәеп китте. Кечкенә дусларыбыз белән бергәләп Халыкара урман көне билгеләп үттек. Анда “Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы” директоры Фәнис Гыйльметдинов та катнашты. Әлеге чара балаларны урман һәм аның байлыклары белән таныштыруны дәвам итеп, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү максаты белән оештырылды. Кечкенә дусларыбыз Габдулла Тукай әкияте герое Шүрәлегә урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр. Менә шулай, әкиятләр һәм кызыклы шигырьләр, мавыктыргыч уеннар ярдәмендә балаларга экологик проблемаларны чишү һәм аларны булдырмау юлларын аңлату өстендә эшлибез дип белдерә тәрбияче Светлана Әүхәтшина.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10