ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сәйдә Мөхәммәтҗанова сәхнә осталыгына “Җомга көн” фольклор ансамблендә өйрәнгән
Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты
Казан мэры чемпионатка кадәр башкаланы чәчәкләргә күмәргә кушкан
19 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде

Мәдәният

Татарстан Милли музее «Ике дустыңны алып кил - бер билетны бушлай ал» акциясе уздыра

27 март 2017, 08:11

Татарстан Милли музее «Ике дустыңны алып кил - бер билетны бушлай ал» акциясе уздыра Дусларын, коллегаларын, туганнанрын алып килгән кеше музейга бушлай керә алачак.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Милли музеее үз дусларына 30 марттан башлап, һәр пәнҗешәмбе көнне 16.00дән 19.00 сәгатькә кадәр,– «Ике дустыңны алып кил – бер билетны бушлай ал» акциясе үткәрәчәк. Дусларын, коллегаларын, туганнанрын алып килгән кеше музейга бушлай керә алачак, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.

Бүген зур бинаның ике катында – «Татарстанның борынгы тарихы», «XVIII гасырда Казан губерниясе», « Алтын татар хәзинәсе» экспозицияләре, “Татарстанның урта гасыр тарихы”, “Православ мәдәнияте раритетлары” уникаль күргәзмәләре, “Уникенче ел яшене”, “Билгесез Бөек сугыш. 1914-1918 еллар» хәрби күргәзмәләре, «Осталарның алтын куллары: татарларның халык һөнәрләре»,этнографик күргәзмәсе һ.б тәкъдим ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10