ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә инфляция икенче атна рәттән ноль дәрәҗәсендә тора

29 март 2017, 20:15

Россиядә инфляция икенче атна рәттән ноль дәрәҗәсендә тора Беркадәр продуктларга бәя күтәрелсә дә, кайбер товарлар арзанайган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россиядә инфляция икенче атна рәттән ноль дәрәҗәсендә тора. Росстат мәгълүматлары буенча, бәяләр ел башыннан 1 процентка күтәрелгән, ә март башыннан үсеш  0,1 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Узган атнада сыер мае, казылык, сосиска, арыш ипие һәм аракыга бәяләр 0,2-0,3 процентка арткан. Шул ук вакытта карабодай ярмасы 1 процентка, шикәр комы 0,8 процентка, тавык ите һәм көнбагыш мае 0,5 процентка арзанайган.

Бензинга бәяләр 0,1 процентка күтәрелгән, ә дизель ягулыгы 0,1 процентка төшкән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10