ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды
Гыйльметдинов: Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый

Икътисад, Рәсми Татарстан

Миңнеханов: “Безнең төзелеш комплексы җитди инвестицияләр алды”

4 апрель 2017, 17:33

Миңнеханов: “Безнең төзелеш комплексы җитди инвестицияләр алды” Татарстан Республикасы Президенты ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, модернизацияләүне дәвам иттерергә кирәк, дип белдерде.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегиясе барышында: "Татарстанның төзелеш комплексы соңгы елларда җитди инвестицияләр алды, ләкин бу модернизацияләүне туктатуга сәбәп түгел", - диде.

"Тәкъдимнәрегезне игътибар белән өйрәнербез һәм алар ярдәм алачак", – дип белдерде Миңнеханов, коллегиядә чыгыш ясаган оешма һәм идарә вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Президент шулай ук бетон юллар төзелешенә игътибар итәргә кирәклеген искәртте. Моннан тыш, республика башлыгы моның цемент җитештерүчеләр өчен сату базары булырга мөмкинлеген, мондый юлларның дистәләгән ел хезмәт итә алуын искәртте. Президент Боровое Матюшино юлын шундыйлар рәтендә атап үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10