ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Болгарда туган якны өйрәнү музей-комплексы төзелә

9 апрель 2017, 16:18 , Фото: Рамиль Гильванов

Болгарда туган якны өйрәнү музей-комплексы төзелә Хәзерге вакытта ремонт-төзелеш эшләре төгәлләнеп килә.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Быел Болгар музей-тыюлыгы комплексы җирлегендә Спас районының Туган якны өйрәнү музей-комплексын ачу планлаштырыла, дип язалар район газетасы сайтында.

Туган якны өйрәнү музей-комплексын ачу белән бәйле мәсьәләләр күптән түгел Спас районы җитәкчелеге уздырган киңәшмәдә каралды.

Хәзерге вакытта ХІХ гасырның берничә кирпеч корылмасында ремонт-төзелеш эшләре төгәлләнеп килә.

Аннары территорияне төзекләндерү, күргәзмә объектларында борынгы көнкүреш һәм йорт кирәк-яраклары экспозициясен булдыру эше башкарылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10