ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Салехард татарлары "Ямалча әлифба" төзегән

14 апрель 2017, 21:49

Салехард татарлары Татар әлифбасы төньяк төбәкнең табигатенә хас үзенчәлекләрне чагылдыра: Ямал-Ненец автоном округы татарлары татар хәрефләрен шуннан өйрәнәчәк.

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Ямал-Ненец автоном округының Салехард шәһәрендә яшәүче татарларның “Ватан” милли-мәдәни мохтарияте “Ямалча әлифба” дип исемләнгән үзенчәлекле проект әзерли, дип хәбәр итә "Ямал" телерадиокомпаниясе.

Бу әлифба китабында татар алфавитындагы 39 хәреф төньяк төбәкнең табигатенә хас үсемлекләр һәм хайваннарның рәсемнәре белән сурәтләнгән. Әлеге проектны мохтариятнең татар теле курслары җитәкчесе Наилә Галиева башлаган. Татар теле дәресләрендә балалар һәр хәрефкә туры килгән үсемлек һәм хайванны тәкъдим иткән. Әлифбаны 25 апрельгә төгәлләп, июнь башына – Сабан туе бәйрәменә кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Ул Ямал-Ненец автоном округында гомер кичерүче татарларга уку әсбабы буларак таратылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10