ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты
Казан мэры чемпионатка кадәр башкаланы чәчәкләргә күмәргә кушкан
19 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде
Татарстан укучылары Италиядә математика олимпиадасында җиңгән

Җәмгыять

Әлмәттә «Ракета» клубы икенче туган көнен уздырды

15 апрель 2017, 09:00

Әлмәттә «Ракета» клубы икенче туган көнен уздырды Әлмәттә быел 5 яшүсмерләр клубы ремонтлана.

(Әлмәт, 15 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Моннан 21 ел элек 12 апрель көнне ачылу хөрмәтенә «Ракета» дип аталган яшүсмерләр клубы капиталь ремонттан соң янә үз ишекләрен ачты, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Әлеге яшүсмерләр клубы Әлмәтнең балалар күп булган беренче микрорайонында урнашкан. Якынча 270 бала биредә төрле түгәрәкләргә йөри. Пауэрлифтинг секциясе булу аларны башка клублардан аерып тора.

– Клубка чыннан да капиталь ремонт кирәк иде. Хәзер клубны танырлык та түгел. Биредә бар да яңа: җылыту системасы һәм канализация яңартылды. Идән, стеналар, тәрәзә, ишекләр – бар да хәзер заманча һәм зәвык белән эшләнгән. Безнең республика җитәкчелегенә шундый программалар булдырып, киләчәк буынны кайгыртуы өчен рәхмәт яусын, - дип «Ракета» клубы мөдире Ирина Сираева сөенече белән уртаклашты.

«Ракета» клубын ремонттан соң ачу тантанасына район башлыгы Айрат Хәйруллин да килгән иде.

– Әлмәт районында эшәп килүче 32 клубка бүген 6000 ләп бала йөри.

Алар162 төрле түгәрәкләргә йөреп буш вакытларын файдалы итеп уздыра ала. Барысы да бушка, рухи яктан үсеп, балалар сәламәт яшәү рәвеше алып бара ала. Яшүсмерләр клублары алар өчен икенче йорт кебек, - диде район башлыгы клубка ике космонавт Антон Шкаплер һәм Олег Артемьев култамгасы куелган календарь һәм ноутбук бүләк итеп.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10