ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Яшел Үзәннең Мулла Иле мәдәният йортында Фирдәүсә Кәримова-Сафина белән очрашу кичәсе узды

18 апрель 2017, 06:00

Яшел Үзәннең Мулла Иле мәдәният йортында Фирдәүсә Кәримова-Сафина белән очрашу кичәсе узды Фирдәүсә Сәлим кызы иҗаты, хезмәт юлы турында сөйләде, мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклашты.

(Яшел Үзән, 18 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Рәзинә Сәйфетдинова). Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен кадерле булган кыйммәтләр бар. Еллар үткән саен арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә. Әдәби хәзинәне үзенең халкына, туган авылына бүләк иткән язучыларыбыз бар. Шушындый шәхесләрнең берсе, авылдашыбыз, «Котлыйм дисәң, сәбәп бар!» китаплары аша таныш булган Фирдәүсә Кәримова-Сафина белән Мулла Иле мәдәният йортында очрашу кичәсе узды, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.

Табигате белән тыйнак, нечкә күңелле, җор телле Фирдәүсә Сәлим кызы Мулла Иле авылында 1955 елда дөньяга килә. Күп балалы гаиләдә хезмәт сөючән, белемле булып үсә. Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәктәптә мөгаллим, аннан Чаллы педогогик белем бирү институтында эшли. Методисттан факультет деканы дәрәҗәсенә күтәрелгән фәнни хезмәткәр ул. Педогогика өлкәсендә фидакарь хезмәте өчен ул мәгариф отличнигы билгесе белән бүләкләнә, күп кенә рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бирелә.

Фирдәүсә Кәримова республика күләмендә дә танылган шагыйрә. Аның шигырьләренә күп кенә танылган композиторлар көй иҗат итә, артистлар концертларда, радио-телевидение аша шул җырларны популярлаштыра. Халык аларны яратып тыңлый, үз итә. Бу җырны безнең Фирдәүсә апабыз язган дип горурланабыз, белсеннәр мулла илеләрне, дибез!

«Мин шагыйрьлеккә дәгъва кылмыйм, тик шулай да, илһам килгән чакларда, йөрәгемнән ташып чыккан хисләрне шигырь юлларына салам», – дип яза Фирдәүсә ханым. Аның иҗатында табигатьтәге матурлык, туган авыл, газиз нигез, дуслык, мәхәббәт темалары урын алган. Ул шигырьләрне дулкынланмый уку мөмкин дә түгел.
Казан ягы, шигьри Яшел Үзән,
Яланаяк тәпи баскан җирем.
Газиз туган авылым –
Мулла Илем,
Кырларыңда тамган
тәүге тирем.
Әнә ничек җәйрәп ятасың син
Табигатьнең назлы кочагында.
Читтә яшәсәм дә, сүндермисең
Күңелдәге нигез учагын да.


Кичәбез балалар чыгышы белән башланды. Алар Фирдәүсә Кәримованың бай эчтәлекле шигырьләрен яттан сөйләде. Бу шигырьләр залда утырган бер кешене дә битараф калдырмады. Һәр кешенең күзендә яшь бөртекләре чалынды. «Сезнең белән очрашуга дип макияж салган идем, барысы да юылып бетте» – дип көлдереп тә алды шагыйрәбез. Балаларга истәлеккә үзенең култамгасы куелган китапларын өләште.

Фирдәүсә Сәлим кызы иҗаты, хезмәт юлы турында сөйләде, мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклашты. Кеше кайда гына булмасын үзенең туган ягын аерым бер хис белән яратырга, онытмаска тиеш дип яшь буынга киңәшләрен дә бирде. Бу очрашуга өлкән буын кешеләре дә күпләп килгән иде. Равил Сәйфетдинов, Гөлсинә Сәлахиева, Рәмзия Шәкүрова, Фәридә Нуруллина – алар Фирдәүсә ханымны якыннан белгәнгә күрә җылы сүзләрен җиткерде. Бертуган апасы Миләүшә апа, балачактан бергә уйнап үскән, әле дә дуслык җепләрен өзмәгән иң якын дусты – Суфия апалар чәчәк бәйләмнәре белән кайнар котлау җиткерде. «Ялгыз кала күрмәгез», «Язларымда калам» җырларын Зилә Бикмөхәммәтова белән Рәзинә Сәйфетдинова тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп,оста башкарды. Кичәбезне бик эчтәлекле итеп мәдәният йорты җитәкчесе Гөлинә Гәбделхәева алып барды.

Кичә барышында Фирдәүсә ханымга бик күп сораулар бирелде. «Үткәннәргә кире кайту булса, кайсы вакытны сайлар идегез», – дигән сорауга ике дә уйламыйча, «Әти-әниле чорга кайтыр идем», – дип җавап бирде. Әти-әниләре күптән бакыйлыкка күчсә дә, алар туган авылга эзне суытмый. Фирдәүсә апага шигырь язу таланты әтисе Сәлим абыйдан күчкәндер. Ул бик оста итеп тальян гармунда уйный иде. Ә чибәрлеге, уңганлыгы әнисе – Гайшә апа бүләгедер, мөгаен.
Бүгенге көндә Фирдәүсә ханым Яшел Үзәндә яши. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Тормыш иптәше Рәис абый белән ике егет тәрбияләп үстергәннәр. һәрберсенә ныклы белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр.

– Бүгенге тормышымнан канәгать, Ходайга шөкер итеп яшим. Оныгым Нәзилә «әби-бабай» дип өзелеп тора. Шуннан да олырак бәхетнең булуы мөмкин дә түгел, – дип сөйли кунагыбыз.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Кәримовлар гаиләсенә, алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз. Бу очрашу безнең күңелләрдә онытылмаслык тәэсир калдырды. Чакыруыбызны кабул итеп безнең белән очрашуга килгәне өчен Фирдәүсә ханымга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, һәрвакыт яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез, дип яза район газетасы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10