ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Мәдәният

Сабада гармунчылар җыелды

23 апрель 2017, 07:00

Сабада  гармунчылар җыелды Төбәк авылында яшәүче эшмәкәр, иҗади шәхес Фәһим Бикмиев күптән түгел туган авылына гармунчыларны җыйды.

(Саба, 23 апрель, "Татар-информ",  "Саба таңнары"). Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Ләкин, хәзерге техника заманында халкыбызның ата-бабаларыбыздан калган бу уен кораллары онытылып бара. Хәтта Сабантуйларда да гармун тавышлары сирәк ишетелә. Бу бик кызганыч. Ләкин милләтнең язмышы, аның яшәеше рухи дөньясының халәте турында борчылучы, кайгыртучы күркәм затларыбыз да бар икән бит арабызда, дип яза район газетасы.

Төбәк авылында яшәүче эшмәкәр, иҗади шәхес Фәһим Бикмиев күптән түгел туган авылына гармунчыларны җыйды. Сәхнә янына җыйналган гармуннарның ниндиләре генә юк. Тальяннар, төрле-төрле хромкалар, баяннар.

Иң шатландырганы: клуб эче халык белән шыгрым тулы. Хәйраннан клуб юлын оныткан әбиләрне дә кузгаткан гармунчылар кичәсе. Кичәнең программасы тирән уйланылган. Фәһим кичәне ачып, авылыбызның элек-электән җырлы-моңлы авыл икәнлеген искәртте, вафат булган гармунчыларны искә алды. Сәхнәгә бер-бер артлы мөхтәрәм кунаклар – гармунчылар күтәрелде: Хәлим Абдуллин, Илдус Галиев, Рафаэль Гобәев, Рафаэль Мәтҗанов, Әнүзә Васильева, Наил Вильданов, Язилә Сөнгатуллина, Илфир Бикмиев, Эльмир Ибушев, Фәһим Бикмиев һәм башкалар... Һәрберсе гармун моңнары иленә ничек килеп кергәннәре турында сөйләде. Гармунчылар чыгышы җыр-биюләр, концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәнең эчтәлекле узуында клуб мөдире Гөлфирә Хәдиуллинаның да роле зур. 70 елларда шушы нигездәге иске клубта мөдир булып эшләгән, хәзерге вакытта Теләче районы Шәтке мәктәбе директоры Александр Ибушев кичәгә зур бәя бирде.

 

 

Төбәк авылы элек-электән керәшен халкы белән дус яшәгән. Милли киемле керәшен кызы Татьянаның гармунга кушылып, керәшеннәрнең өмә җырын башкаруы да кичәгә ямь өстәде. Балачагыннан җырга-моңга гашыйк Рәлиф Салихов сыйныфташы Илдус Галиев уйнавына кушылып, халкыбызның “Әкълимә”, “Сәрбиназ” көйләрен сузды. Рифгать Сөнгатов “Кышкы романс”ны башкарды. Гөлия Дәүлиеваның сугыш чорын чагылдырган “Гариф гармуны” хикәясен дә авылдашлары эчке бер тетрәнү, тирән кичерешләр белән тыңладылар. Әйе, авыр сугыш елларында да гармун солдатларның юанычы, куанычы, җиңүгә өмете булган. Мондый кичәләрне оештыру күп көч, түземлек, вакыт таләп итә. Фәһим озак уйланганнан соң, бу эшкә бөтен гаиләсе белән алынган. Бикмиевлар гаҗәеп гаилә! Гаилә башлыгының “Туган авылым – Төбәгем” җыры аның тагын бер кат үз иленең, үз җиренең патриоты икәнен раслый. Гадәттә эшмәкәрләрне байлык, керем генә кызыксындыра. Фәһим кебек эшмәкәрлеккә алыну белән беррәттән иҗат кешесе була алу – сирәк күренеш. Кичәнең иганәчесе дә Фәһим үзе булды. Кичәдә катнашкан беркем дә бүләксез калмады. Кече Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин бу матур тамашаны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, кичәгә югары бәя бирде. “Уйнагыз гармуннар” кичәсе буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10