ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан гомумшәһәр өмәсендә 50 мең кеше катнашачак

24 апрель 2017, 20:03

Казан гомумшәһәр өмәсендә 50 мең кеше катнашачак

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). 29 апрель көнне Казанда гомуми шәһәр өмәсе булып узачак. Моның турында Казан Мэриясенең аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат үзәге.

Игорь Куляжев сүзләренчә, чистарту өмәсенең төп эшләре су зоналары һәм шәһәр урман парклары территорияләрендә узачак. Парина һәм Дубравная урамнары буенча урман парк зоналарын, Кабан күле һәм Казансу елгасы (Гаврилов урамы буенча ) яр буе зоналарын, Троицк урманы, Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан Каенлыклар кебек территорияләрне җыештыру эшләре буенча масштаблы эшләр уздыру участоклары һәрбер районда билгеләнгән. Шулай ук, һәрбер йорт территорияләрендә дә җыештыру эшләре оештырылачак.

“Гомуми шәһәр чистарту өмәсендә 50 меңгә якын кеше, ике мең төрле предприятие һәм учреждение, 600-дән артык берәмлек җыештыру техникасы катнашыр дип фараз ителә” – диде шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. Чистарту өмәсендә катнашучыларның барсына да тиешле инвентарь биреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10