ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслимдә күрше Сарман, Актаныш районнарыннан һәвәскәр кулибиннар күргәзмә-бәйгесе үтәчәк

1 май 2017, 08:00

Мөслимдә күрше Сарман, Актаныш районнарыннан һәвәскәр кулибиннар күргәзмә-бәйгесе үтәчәк "XX гасыр клубиннары" дип исемләнгән күргәзмә-бәйгене Мөслим районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра.

(Мөслим, 1 май, “Татар-информ”, “Авыл утлары”). 6 май көнне Татарстанның Мөслим районы үзәгендәге лицей ишегалдында "кулибиннарның" районара күргәзмәсе узачак, дип хәбәр итә районның "Авыл утлары" газетасы.

Иван Кулибин - XVIII гасырда яшәгән танылган механик-уйлап табучы. "XX гасыр клубиннары" дип исемләнгән күргәзмә-бәйгедә Мөслим, Сарман, Актаныш районнарыннан һәвәскәр кулибиннар җыелачак һәм үз эшләрен күрсәтәчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә. Күргәзмәне районның Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10