ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Югары Ослан районында юл-транспорт һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән

2 май 2017, 07:01 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Югары Ослан районында юл-транспорт һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән Һәлак булучылар арасында 5 айлык кыз бала да булган.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Югары Ослан районында өч машина бәрелешкән, биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Һәлакәт Казан – Ульяновс юлының 38 нче чакрымында булган. Бу хакта коткару хезмәтенә 17.50 сәгатьтә хәбәр керә. Юлда «Пежо», «Форд Фокус» һәм «Лада Приора» машиналары бәрелешә. Соңрак ачыкланганча, һәлакәттә 5 кеше, шул исәптән биш айлык баланың гомере өзелә.

«Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Пежо» автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына "очып" чыга, «Форд Фокус» һәм «Лада Приора» машиналары белән бәрелешә. Әлеге хезмәт ачыклык керткәнчә, «Форд Фокус» машинасының пассажиры – 5 айлык кыз бала, «Лада Приора»ның йөртүчесе белән 20 яшьлек пассажир кыз, «Пежо» машинасы йөртүчесе белән пассажиры вафат булган.
 
 
Моннан тыш 5 кеше, шул исәптән 2 бала хастаханәгә озатылган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10