ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Иске Зәйдә мәчет һәм уку үзәге ачылды

26 май 2017, 17:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Иске Зәйдә мәчет һәм уку үзәге ачылды Гыйбадәтханә район Советы депутаты Шамил Минһаҗев булышлыгы белән төзелде һәм ул “Билал” исемен йөртә.

(Зәй, “Татар-информ”, 26 май, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Иске Зәй бистәсендә бүген истәлекле вакыйга булды - тарихи урында Крестовоздвиженская чиркәве янәшәсендә яңа мәчет һәм уку-укыту үзәге ачылды, дип яза җирле басма.

Гыйбадәтханә, Казандагы кебек чиркәү белән бер тарихи урында булып, районда төрле конфессия вәкилләрен дус-тату яшәргә өндәп торачак. Рамазан ае алдыннан мәчет ачу тантанасында ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Разиф Кәримов, күрше-тирә район имам-мөхтәсипләре, имамнар, бистә һәм Зәй халкы җыелды.

Гыйбадәтханә район Советы депутаты Шамил Минһаҗев булышлыгы белән төзелде һәм ул “Билал” исемен йөртә. Узган ел май аенда төзелә башлаган мәчет бер ел дигәндә сафка басты, ә элекке мәчет уку-укыту үзәге итеп үзгәртелде, анда балаларга уку һәм яшәү өчен шартлар тудырылды. (Мәчет белән булачак уку-укыту үзәге арасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә дә төзелде). Кыскасы, бистәдә тулы бер комплекс булды: ул мәчет, уку-укыту үзәгеннән тора. Соңгысында якташ язучы, дин галиме Ялчыгол музее да булдырылды. Бу очраклы түгел, әлеге укыту үзәге Ялчыгол кебек дин галимнәре үстерүгә башлангыч, нигез булып торыр, шәт.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10