ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

6 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

6 июнь 2017, 21:00

6 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Казанда Рус теле көне һәм Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелде, Мирфатыйх Зәкиев Алтын медаль белән бүләкләнде, һава торышы кабат бозыла.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды/Бүген - Рус теле көне һәм Александр Пушкинның тууына 218 ел тулган көн.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды
 
Казанда Рус теле көне һәм Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелде/М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур концерт булды.
 
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үзенең 27 нче туган көнен бәйрәм итә/1990 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Минтимер Шәймиев агентлыкны оештыру турындагы карарга кул куя.
 
Казанда рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр/Бүләкләү чарасы Рус теле көнендә Универсиада авылында узды.
 
Рус теле көнендә Рөстәм Миңнеханов Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашты/Очрашу барышында мәдәният һәм иҗтимагый сораулар турында фикер алыштылар.
 
Мирфатыйх Зәкиев Алтын медаль белән бүләкләнде/Татарның күренекле галимен төрки дөньяның фән үсешенә зур өлеш керткәне өчен зурладылар.
 
МЧС Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр булачагын кисәтә/Кискен табигать үзгәрешләре 7 июньдә көндез көтелә.
 
"Нәүрүз" фестивален Cаха халкының героик эпослары куючы Олонхо театры ачты/Фестивальнең беренче көне Камал театрында “Сугышчы кыз Джырыбына” спектакле белән төгәлләнде.
 
“Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале халыкара статус ала/Дөньяның төрле илләреннән килгән татар фольклор сәнгате осталары 5 августта Казанда җыелачак.
 
Россия баскетбол җыелмасының төп җыенга барачак составы билгеле булды/Исемлектәге 11 уенчы арасында УНИКС баскетболчылары юк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10