ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин Республика ярдәм фонды булдыру турындагы карага кул куйды

8 июнь 2017, 18:18 , Фото: prav.tatarstan.ru

Алексей Песошин Республика ярдәм фонды булдыру турындагы карага кул куйды Карар нигезендә Республика ярдәм фондына Аракчино районы янындагы җир биләмәсе тапшырылачак.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алесей Песошин "Республика ярдәм фонды булдыру" турындагы карарга кул куйды.

Документ нигезендә, Татарстан республикасында теркәлгән кредит һәм финанс оешмаларыннан, намуссыз йорт төзүчеләрдән зыян күргән затларга ярдәм итү максатыннан "Республика ярдәм фонды" унитар коммерциясез оешма төзеләчәк.

Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, документка таянып, ун көн эчендә фондның уставын билгеләргә, ә утыз көн эчендә, республика милке булып саналган, 759,2 гектар мәйдандагы җирне, шул исәптән анда урнашкан объектларны фонд карамагына тапшырырга тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10