ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Аксубайның Иске Ибрай мәктәбенең спорт мәйданчыгын тотып алуга меценатлар ярдәм итте

12 июнь 2017, 01:00

Аксубайның Иске Ибрай мәктәбенең спорт мәйданчыгын тотып алуга меценатлар ярдәм итте Тиздән иганәчеләр тырышлыгы белән Иске Ибрайда спорт ярышлары койма белән әйләндереп алынган территориядә үтәчәк.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубай меценатлары “Үз мәктәбеңә ярдәм ит“ акциясе рәсми төстә игълан ителгәнчегә кадәр үк хәйрия ярдәме күрсәтә башладылар, дип за җирле басма.

Иске Ибрай мәктәбенең спорт мәйданчыгын тотып алуга күп акча таләп ителде. Мәктәпнең чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта “Аксу Агро“ сөт комплексы мөдире Равил Мусин инициативасы буенча койма төзелеше башланды. Ул һәм агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин койма өчен материаллар тәкъдим иттеләр, эшчеләр бригадасын да тупладылар. Алар ике көн эчендә 50 метр койманы корып та куйдылар. Игелекле эшне Фәнис Сибгатуллин дәвам итте. Ул да шулай ук мәктәпкә төзелеш материаллары – сетка һәм профторбалар тәкъдим итте. Тиздән иганәчеләр тырышлыгы белән Иске Ибрайда спорт ярышлары койма белән әйләндереп алынган территориядә үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10