ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

"Ярдәм"дә көн саен меңнән артык кеше авыз ача

13 июнь 2017, 09:37

Казандагы "ЯРДӘМ" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм "Ярдәм" мәчете янындагы "Рамазан чатыры"нда ифтарлар уза.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). “Ярдәм” ислам хәйрия фонды быел “Рамазан чатыры"н берничә урында оештыра. Бу хакта “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды матбугат үзәге хезмәткәре  Римма Гатина хәбәр итә.
 
“Узган елларда ифтарлар 1000 кешелек чатырда уза иде, – ди Римма Гатина. – Быел исә күбрәк кешегә авыз ачарга мөмкинлек тудырылды. “Ярдәм” мәчетендә ифтарлар бер юлы ике чатырда – Зур чатырда (анда 1000 кеше сыя) һәм Кече чатырда (анда 200 кеше сыя) уза. Ике чатырда да өстәлләр бер төрле корыла, бер үк төрле ризыклар куела. Зур чатырга авыз ачарга керү – ирекле. Ә Кече чатырга билет алып керергә кирәк”.
 
Кече чатырга билетлар системасы ураза тотучыларның түбәндәге категорияләрен урынлы итү зарурлыгы булу сәбәпле кертелгән:
- хәзерге вакытта “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә курсларда булган күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр;
- ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр (“Ярдәм” мәчете алар өчен җомга көннәрендә ишарәләр теле (сурдоперевод) белән вәгазьләр оештыра);
- Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте әгъзалары (“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды аларга ярдәм күрсәтә);
- “Гаилә учагы” йортында яшәүче һәм тәрбияләнүче балалар (“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды аларга ярдәм күрсәтә);
- Левченко бистәсендәге мәхәллә пенсионерлары;
- ифтар уздыручы хәйрияченең туганнары һәм кунаклары.
 
“Ай дәвамында Казан халкы һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре бар. Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда, кояш баю белән, һәркемне бәйрәм табынына авыз ачарга, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, рухи дөньясы белән танышырга чакырабыз. “Рамазан чатыры” – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты. Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя. “Рамазан чатыры” кунакларын имам вәгазе, матур итеп Коръән уку, шигырьләр һәм нәшидләр, бәйрәм табыны көтә. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек һәм кунакчыллык сыйфатларын ачып бирә”, – ди Римма Гатина.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10