ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Сәясәт

Россиялеләр Путинга “Турыдан-туры элемтә”гә 1,3 млннан артык сорау юллаган

13 июнь 2017, 13:14

Россиялеләр Путинга “Турыдан-туры элемтә”гә 1,3 млннан артык сорау юллаган  Сорауларда юлларның начар торышы, торак-коммуналь хуҗалыгы, чүплекләр, төзелеш, ипотека, түрәләрнең җавапсызлыгы, мәгариф мәсьәләләре чагылыш тапкан.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Россиялеләр Путинга “Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә”гә ике көн кала төрле каналлар аркылы 1,3 млннан артык сорау юллаган. Бу хакта 15 июньдә тапшыруны трансляцияләчәк "Россия 24" телеканалы хәбәр итә.

“Турыдан-туры элемтә”гә килгән популяр сораулар программаның moskva-putinu.ru рәсми сайтында басылган. Алар арасында юлларның начар торышы, торак-коммуналь хуҗалыгы, чүплекләр, төзелеш, ипотека, түрәләрнең җавапсызлыгы, мәгариф мәсьәләләре, Украинадагы вазгыять һәм санкцияләр бар.

"Безнең Кандра авылы юлы коточкыч хәлдә, аннан йөреп булмый. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча “отпискалар” гына килә, - дип видео юллаган берәү. – Ул хатларда безнең юл төзекләндерелгән диелгән, әмма бу дөрес түгел”. Икенчесендә: "Кайчан безнең түрәләр үз эшләре өчен шәхси җаваплылык тота башлыйлар? Ни өчен, җәзага тартасы урында, аларны эшләреннән алалар яки икенче урынга күчерәләр?” – диелгән. Ә кайберләре хәтта сорау да түгел, ә авторның җан авазы булып яңгырый: "Мин Сириядә тынычлык булуын һәм мөселманнар белән христианнар арасында сугыш булмавын телим".

"Россия 24" мәгълүматлары буенча, “Турыдан-туры элемтә”гә 674 мең шалтырату, 300 мең СМС- һәм ММС-хәбәрләр, 226 меңе социаль челтәрләр аша, 100 мең сорау программа сайты аркылы, шулай ук 12 мең видеохәбәр кергән.

Путин белән 15 июньдә булачак  “Турыдан-туры элемтә” исәп буенча - 15нчесе. Ул эфирга Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә Беренче, "Россия 1", "Россия 24" телеканалларында һәм "Маяк", "Вести FM" һәм "Радио России" радиостанциясе аша трансляцияләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10