ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Дин

Казанның Теннис академиясендә V Республика ифтары узды

15 июнь 2017, 22:56 , Фото: Рамиль Гали

Казанның Теннис академиясендә V Республика ифтары узды Чарага 10 мең кеше чакырулы иде.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның Теннис академиясендә V Республика ифтары узды. Әлеге чара республика җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Казан Арена” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.

В Казанской академии тенниса начался V Республиканский ифтар
 
Ифтарга мохтаҗ гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, ятим балалар, барлыгы 10 мең кеше чакырылган иде. Шулай ук ифтарда сәясәт, җәмгыять һәм республика төбәкләреннән дин вәкилләрен дә күрергә мөмкин булды.
 
В Казанской академии тенниса начался V Республиканский ифтар
 
Ифтарга җыелган мөселманнарны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Рамазан аеның мөһимлегенә тукталып ул: “Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзенең бер хәдисендә Рамазан ае керү белән җәннәт ишекләре ачылып, шайтаннар богаулануы, тәмуг ишекләре ябылуы хакында әйткән. Димәк, шайтаннар безгә комачау итми, алар ялда”, – дип белдерде.
 
Авыз ачар вакыт җиткәнче, җыелган халык вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр тыңлады. Ә авыз ачканнан соң җәмәгать намазы укылды. 
 
Ифтарның рәсми кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик һәм башка рәсми затлар да бар иде.
 
В Казанской академии тенниса начался V Республиканский ифтар
 
В Казанской академии тенниса начался V Республиканский ифтар
 
В Казанской академии тенниса начался V Республиканский ифтар

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10