ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Дин

Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

25 июнь 2017, 11:07

Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә бәйрәм намазы укырга дистәләгән мең кеше җыелган: алар арасында Гарәп илләре руханилары, илчеләре, дипломатлары да бар.

(Казан, 25 июнь, "Тата-информ"). Россия Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады. Ураза бәйрәм белән котлау сүзендә Президент Россия мөселманнарының тынычлыкны саклауда һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытудагы ролен билгеләп үтте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Известия" газетасы.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, "бу бәйрәм үзе эченә тирән әхлакый мәгънә, камиллеккә омтылу, яхшылык эшләү һәм мохтаҗларга ярдәм итүне салган". Россия лидеры, безнең илдә мөселманнар, ата-бабаларыбызның бай рухи һәм тарихи мирасын кадерләп саклыйлар, дип билгеләп үтте.

Путин, мөселман оешмаларының илнең иҗтимагый, мәдәни тормышында катнашуы ихлас хөрмәткә лаек, дип җиткерде. "Әлбәттә, аларның гражданнар арасындагы тынычлыгы һәм килешүе, кешеләр арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуда рольләре бик зур", – диелә тәбрикләүдә.

Сүз уңаеннан: Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә бәйрәм намазы укырга дистәләгән мең кеше җыелган. Алар арасында Гарәп илләренең руханилары, илчеләре һәм дипломатлары да бар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10