ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстан юлындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

29 июнь 2017, 08:13 , Фото: bashinform.ru

Башкортстан юлындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән Саксызлык аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә берничә машина бәрелешкән.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Башкортстанның Туймазы районында кичә кич коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы автомобиль юлының 73 нче чакрымында килеп чыккан һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.

Юл-транспорт һәлакәте ВАЗ-2112 автомобилендәге 28 яшьлек йөртүченең саксызлыгы аркасында килеп чыккан, дип әйтелә. Шаран районннан булган йөртүче тыелган урында алдында барган "КамАЗ" машинасын узарга чыга. Каршыга килүче "Ситроен С4" автомобиле йөртүчесе моны күреп, машинасын читкә ала һәм үзбушаткыч йөк автомобиленә килеп бәрелә.

Һәлакәт аркасында "Ситроен С4" автомобиленең йөртүчесе – 44 яшьлек хатын-кыз һәм аның 48 яшьлек пассажиры урында ук һәлак була. Алар Туймазы кешеләре булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10