ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Аксубайда туфракны известьләү белән шөгыльләнәләр

2 июль 2017, 04:00

Аксубайда туфракны известьләү белән шөгыльләнәләр Быелгы сезонда районга 19 мең 500 тонна известь кайтарып, 2000 гектардан артык җирне эшкәртәләр.

(Аксубай, 2 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). “Аксубайсервис“ ҖЧҖ районда әче туфракны известьләүне алып бара һәм шул рәвешле җирнең уңдырышлыгын саклый. Быелгы чорда гына да оешма 14 миллион сум бюджет акчасын үзләштерде, дип яза җирле басма.

– Безнең район республикада әче туфрак мәйданнары иң зур булган районнарның берсе. Быелгы сезонда районга 19 мең 500 тонна известь кайтарып, 2000 гектардан артык җирне эшкәртәчәкбез, – дип сөйли оешма җитәкчесе – тәҗрибәле хуҗа, аксакал һәм кече ватанының патриоты Анатолий Савинов. – Һава торышы быелгысы сезонда үз төзәтмәләрен кертә – яңгырлардан соң кырларга кереп булмый, басуларның контуры буенча эшләргә туры килә, ләкин без эшне вакытында башкарырга тырышабыз.

Ун ел элек ике тапкыр бөлгенлеккә төшкән предприятиене җитәкләргә алынгач, штатында 40тан артык кеше һәм берничә берәмлек техникасы булган элеккеге “Сельхозхимия“ нең кайчан да булса аякка басачагына ышанырлык та түгел иде. Ә оптимальләштерү моны эшләү мөмкинлеге бирде. Беренче эш итеп оптимальләштерү үткәрергә, 9 ай хезмәт хакы алмаган эшчеләр белән исәп-хисап ясарга һәм шуның белән беррәттән техниканы сафка бастырырга кирәк булды.

Бүген предприятие автопаркында тагылмалы 4 КамАЗ, 2 “Урал“ – известь ашламасы сиптергече МХА-7, ашлама сиптергеч МХА-7 һәм К-700 төягеч исәпләнә. Быел предприятие “Аксубай“ агрофирмасы, “Аксу Агро“, “Колос“ басуларына известь кертү белән мәшгуль.

Анатолий Афанасьевич, предприятие оешкан вакытта да, хәзер дә ышанычлы хезмәт куйган кешеләр – мастер-көйләүче Шәүкәт Сөләймановны, шоферлар Владимир Пидимиров, Вячеслав Вашурин, Дәүрән Хәмитовны мактап телгә алды, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10