(Казан, 2 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Зәйдәге һәлакәттә үлгән һәм зыян күргәннәрнең туганнары өчен кайнар линия ачылды, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркәтибе Айгөл Сәлимҗанова.
"Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында барлык мәгълүматны Республика катастрофалар медицинасы үзәге кайнар линиясе телефоны (843) 231-20-70 буенча белергә була. Үлүчеләр турында мәгълүматны Республика суд-медицина экспертизасы бюросының (843) 273-91-45 телефоны буенча алырга мөмкин", - дип белдерде Айгөл Сәлимҗанова.
Искәртеп узабыз, Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.
Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала. Шулай ук 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын 3 кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән.